«Бердәмлектә Ватан көчле»рәсем конкурсы

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

4 ноябрьдә Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Һәр заманда халык үз Ватанын ярата. Аның турында җырлар, мәкальләр һәм шигырьләр яза, Туган иле хакына батырлыклар башкара. 6 ноябрьдә Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Бердәмлектә Ватан көчле»рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар белән өлкәннәр зур мавыгу белән иҗади эшләр иҗат иткәннәр, чөнки рәссамнарның фантазияләрен беркем дә чикләмәгән! Бу мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшерү һәм Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге шатлыгын уртаклашу өчен искиткеч мөмкинлек. Чөнки дуслык һәм татулык белән генә барлык сынауларны җиңеп, якты киләчәккә таба хәрәкәт итәргә мөмкин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International