Күзәтү-сәяхәт “Әкият дөньясында».

2023 елның 5 ноябре, якшәмбе

5 ноябрьдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре көзге каникуллар вакытында совет мультипликациясе дөньясына күзәтү-сәяхәт үткәрделэр. Әкиятләрне барлык балалар да ярата: сихер һәм маҗаралар мавыктыргыч, күңел ачу, яхшылык һәм гаделлек өйрәтү. Шуңа күрә балалар  белән бергэлэп яраткан китапларыбыз битләре буйлап сәяхәткә чыктык һәм яраткан геройларыбызда кунакта булдык, «әкият» төшенчәсе һәм аларның төрләре белән таныштык. Балалар яраткан әкиятләр һәм тылсымның искиткеч дөньясына чумдылар. Шулай ук балалар мультипликациянең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, «совет мультфильмнары белгечләре»видео - викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Әкиятләрдә кунакта булу бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Чара мультфильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International