Авыл мәдәният йортында "Сертотмас үрдәк "театраль тамаша узды. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары-сөйкемле йорт хайваннары. Төнлә бүре Урманчының хуҗалыгына һөҗүм итә. Урманчы һәм аның тугры эте Актырнак явызны эзләп урманга китәләр. Йорт хайваннары йортта хуҗасыз ялгыз кала. Алар хуҗаны эзләргә урманга үрдәкне җибәрәләр, чөнки ул иң җитез .. Ләкин үрдәк бик күп сөйләшә . Алга таба нәрсә булачак? Йортның караусыз калганын белгәч, бүре төлке нәрсә эшли? Үрдәк белән нәрсә булачак? Балалар бу хакта тулаем алганда күңелле, җыр-бию тамашаны карап белделәр. Бу әкият, үзен һәм дусларын куркыныч астына куймас өчен серләрне сакларга өйрәтә