26 октябрьдә Эзмә мәдәният йортында балалар белән "Ут белән шаярту куркыныч!» дигән темага рәсемнәр ясалды. Янгыннарның төп сәбәбе-ут кулланганда тиешле саклык күрсәтмәгән кешеләрнең ямьсез мөнәсәбәте: тәмәке тарту, янган шырпы, учаклар ягу. Балаларга шырпы, электр приборлары белән уйнарга ярамый дип аңлатма эше үткәрелде. Мәсәлән, кечкенә сүнмәгән учак аркасында урман янып китәргә мөмкин. Урман янгыннары урман массивларының зур мәйданнарын юк итә. Урман табигый яшәү урыны булган күп кенә хайваннарны юк итә ала. Куелган бурычны үтәгәндә кисәтү характерындагы чараларга зур роль бирелә дип ышаныч белән әйтергә була.