27 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы Югары Отар балалар интернат-йортында «Поделись знанием своим» хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Чара барышында рухи сүзләр, җырлар, шигырьләр яңгырады. Балалар кунакларга рәхәтләнеп җырладылар һәм алар белән бергә биеделәр. Чара бер сулышта узды. Нинди дә булса чикләре булган кешеләргә еш кына гади аралашу җитми, шуңа күрә барысы да очрашуга шат булганнар, моның турында кунакчыл кабул итү һәм яхшы кәеф шаһитлык бирде.