Сәламәтлек дәресе

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

19 сентябрьдә Яңа Мичән мәдәният йорты,  авыл китапханәсе белән берлектә яшьләр белән "Ак бул, заманага лаек бул!"исемле сәламәтлек дәресе үткәрде. Чара барышында алкогольнең зыяны һәм куллануның авыр нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Әлеге чараның максаты-алкогольнең зыяны турында белемнәр формалаштыруга, яшьләрнең үз-үзен аңлау һәм үз-үзен бәяләү үсешенә ярдәм итү, аларга алкоголь куллануның нәтиҗәләренең җитдилеген җиткерү. Катнашучылар транспортта, җитештерүдә алкоголь куллануның куркынычлыгы турында фикер алыштылар.Алкогольнең гаилә мөнәсәбәтләренә, балаларга йогынтысы һәм куллану белән бәйле җинаятьчелекнең артуы турында сөйләштеләр. Укучыларга "Алкоголь - кеше дошманы"дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International