19 нче сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече К.А. Нигъмәтҗанова «Теремок» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Осенний листопад» дип исемләнгән мастер-классы оештырды. Бу матур көзге көнне балалар үзләренең иҗади сәләтләрен ача алдылар, көзге яфраклардан матур эшләнмәләр ясадылар. Бу чарага балаларга көзге яфраклар, клей, картон һәм төрле кирәкле материаллар бирелде. Алар үзләренең уникаль композицияләрен бик теләп ясадылар. Бу мастер-класс балаларга көзге атмосферадан ләззәт алырга, иҗат дөньясына чумарга һәм үз куллары белән кабатланмас эшләнмәләр ясарга мөмкинлек бирде.