16 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Яшьлек» спорт үзәге белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Кросс Татарстана-2023» Бөтенроссия йөгерү көненә кушылдылар. Әлеге чараның төп максаты-эшчеләрне һәм укучыларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле йөгерүчеләрне ачыклау. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев чыгыш ясады. Спорт программасы концерт номерлары һәм музыкаль бизәлеше белән алып барылды. Кроссның барлык катнашучылары финиш сызыгына беренче булып йөгерер өчен максималь көч куярга тырыштылар.