17 сентябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көзге урманда «Сары яфраклар кәефе " дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Көз-искиткеч вакыт! Бу - «күзләр камашырлык матурлыкта », иртәнге салкынлык та, төрле төстәге яфраклар да. Көзге пейзажлар таң калдыра. Һәркемгә матур итеп яктыртылган урман белән сокланасы, аяк астына төшә торган яфраклар белән шыгырдатасы, яуган яфраклардан чәчәк бәйләмнәре җыясы, коелган яфраклардан көзге һаваның сафлыгын сулыйсы килә. Менә балалар да мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә көзге урманга экскурсия ясадылар. Табигатьнең гаҗәеп дөньясына кереп, балалар үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр: шаярырга, чүпләргә, ботакларны сындырырга ярамый. Аннан соң үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, көз билгеләрен искә төшерделәр. Эх, көзге матурлык искиткеч яхшы! Бу чара балаларда күпме соклану һәм шатлык хисе китерде!