«Золотая пора» мастер-классы

2023 елның 15 сентябре, җомга

15 нче сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында гербарий ясау буенча укучы балалар өчен «Золотая пора» дип исемләнгән мастер-класс оештырылды. Бу чара балаларны үсемлекләр дөньясы белән якынайтырга, аларның иҗади күнекмәләрен үстерүгә һәм ботаника элементлары белән таныштыруга юнәлдерелгән иде. Мастер-класс барышында балаларга дәрес темасы турында җентекләп сөйләделәр һәм гербарийның өйрәнү өчен ясала торган коры үсемлекләр коллекциясе булуын аңлаттылар. Аннары, балаларга  ботаника буенча кечкенә экскурсия үткәрелде, анда аларга төрле үсемлекләр күрсәтелде, балалар алар турында бик күп кызыклы фактлар белделәр. Аннары балалар үзләренә яфраклар сайлап, гербарий ясау эшенә керештеләр. Барлык катнашучылар зур кызыксыну белән үз гербарийларын бизәделәр һәм стена газетасы ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International