«Горькая правда о наркозависимости» мәгълүмат сәгате

2023 елның 15 сентябре, җомга

15 нче сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдәннең «Рост» лицеенда укучы балалар өчен наркоманияне профилактикалау буенча «Горькая правда о наркозависимости» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм наркотик куллануның нәтиҗәләре белән танышуга юнәлдерелгән иде. Башта алып баручы наркотик матдәләрнең зыяны һәм нәтиҗәләре турында сөйләде һәм тест формасында ситуацияле биремнәр белән сораштыру ясады. Аннары барлык укучыларга үзләрен һәм якыннарын наркотиклардан һәм шикле тәкъдимнәрдән ничек сакланырга кирәклеге турында белешмәләр таратылды. Бу мәгълүмат балалар өчен наркоманиянең күңелле әйбер түгел, ә үлемгә китерүче авыру икәнен аңлатты, чөнки аннан чыгу мөмкин түгел. Балалар һәр кешенең тормышы үзенең кулында булуын һәм аның нинди булачагы үзләреннән генә торганың аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International