13 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Яшьлек» спорт үзәге хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен «Химические чудеса» мастер-классын оештырдылар. Балаларны мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле персонажлар костюмнарында каршы алдылар. Чара башында уен формасында психолог А.И.Ногманова белән профилактик әңгәмә узды. Аннары катнашучылар иҗади эшчәнлекнең төп өлешенә керештеләр. Һәр балага үзенә бирелгән 3D рәсемен буяу мөмкинлеге бирелде. Чара ахырында алар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар һәм ясаган эшләрен шатланып өйләренә алып кайтып киттеләр.