2023 нче елның 12 нче сентябрь конне Яна Мичэн мэдэният йорты,китапханэ,Керэнне авылы клубы Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан зур хөрмәткә лаек ветеран укытучылар белән "Укытучы- нинди изге исем! -"Эни сузе кебек кадерле!" дип исемлэнгэн музыкаль очрашу кичәсе уздырды. Кеше гомере очрашу - күрешүләр белән дэ матур һәм мәгънәле була . Динебез дә бердәм булырга, туганнар һәм дуслар белән аралашып яшәргә, игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга чакыра бит. Кеше гомерендә онытылмас мизгелләр, куңелле очрашулар аз булмый.. Бу очрашулар тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең фәлсәфи әңгәмәсе дә, искә алу кичәсе дә, җанга рухи азык алу да булды.Очрашуда
ветераннарыбыз уку елларында булган кызыклы хәлләрне һәм истәлекле, кунелле мизгелләрне искә төшерделэр, Эх, нинди күңелле булган бит ул мәктәп еллары! Э менэ куп еллардан сон очрашуда алар үзләрен нәкъ мәктәптә укытып йөргән укытучылар кебек хис иттеләр, яшьлеклэренэ эйлэнеп кайттылар, хатирәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен җиткерделәр.