9 сентябрьдә Эзмә мәдәният йортында «Тылсымлы квадрат» дип аталган халыкара судоку көненә багышланган интеллектуаль уен узды. Судоку цифрлы табышмак, аны махсус кырда чишәргә кирәк. Судоку уеннары, логик фикерләүне үстерә, судоку чишелеше алгоритмын структуралаштыру осталыгын үстерә. үз эшчәнлеген планлаштыру күнекмәләрен формалаштыра, игътибарлылык, хәтер, логик фикерләүне үстерә. Балалар ике командага бүленеп, уенга бик теләп кушылдылар. Аларга мондый уен төре кызыклы һәм файдалы булды.