УенФест проекты кысаларында «Капкалы»уены

2023 елның 8 сентябре, җомга

8 сентябрьдә Эзмә мәдәният йортында УенФест проекты кысаларында балалар белән «Капкалы»уены уздырылды. "Уен фест" - татар халык уеннары, ул балаларны халык мәдәнияте ярдәмендә виртуаль аралашуга түгел, ә тере аралашуга җәлеп итәргә тиеш. Бу чара балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү максатыннан, үсеп килүче буынның тәрбия процессында уенның мөһимлеген искә төшерергә чакырылган халык уеннарын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү аша оештырыла. Бүген балаларга «Капкалы»дип аталган татар халык уены тәкъдим ителде. Татар халык уены балаларга ошап һәм зур тәэсир калдыргандыр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International