«Бер-беребезне яхшы сүзе белән җылытабыз»

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

6 сентябрьдә Эзмә мәдәният йортында Пукәл авыл китапханәсе мөдире белән берлектә «Бер-беребезне яхшы сүзе белән җылытабыз» дип аталган әдәплелек дәресе узды. Чара балаларда әдәплелек, этикет, игелек, игелекле гамәлләр турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан оештырылды. Мавыктыргыч уеннарда һәм биремнәрдә балалар төрле илләрдә бер-берсен ничек сәламлиләр, кунакларны ничек дөрес каршы алырга икәнен белделәр. Шулай ук балалар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын, аларның никадәр дус булуларын күрсәттеләр, сәламләү сүзләрен, рәхмәтләрен, теләкләрен искә төшерделәр. Мондый чаралар балаларның этикет нормалары, тәртип кагыйдәләре, аралашу культурасы турында белемнәрен баетуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International