2 сентябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшкә багышланган "Фәрештәләр шәһәре" дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Балаларга Беслан шәһәренең бер мәктәбендә 2004 елның сентябрендә булган вакыйгалар турында сөйләделәр. Катнашучылар бүген террорчылыкка каршы көрәшүче һәм яклаучы кешеләр турында белделәр. Чара терроризмның иң зур һәм җимергеч явызлык булуы турында сөйләшүдән башланды, аңа аклану юк һәм була да алмый. Балаларга урамда, транспортта һәм таныш булмаган кешеләр белән аралашканда саклык чаралары турында искә төшерделәр. Кичә Беслан шәһәрендәге вакыйгалар турында видео карау белән тәмамланды