1 сентябрь-Белем көне. Бу көнне Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Белем иленә Паровоз» дип исемләнгән бәйрәм программасы узды, ул Россиядәге укытучы һәм остаз елына һәм белем көненә багышланган иде, бәйрәм авылның төп мәктәбендә белем алачак балалар, педагогик коллектив һәм бәйрәм кунаклары катнашында үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар кунакларның котлауларын кабул иттеләр, Беренче сыйныф укучылары бик күп бүләкләр һәм тырыш укучылар булырга үгет-нәсихәтләр бирделәр. Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәттеләр, залны бизәделәр, чараның музыкаль һәм тавыш бизәлешен тәэмин иттеләр.