29 нчы август көнне Шәмәрдән авылының Җиңү Паркында «Мин яратам сине, Татарстан!» дип исемләнгән Татарстан Республикасы көненә багышланган зур бәйрәм концерты узды. Тантаналы чара Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Многонациональный народ» дигән пролог өлешеннән башланып китте. Рәсми бүлектә Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А. К. Вәлиев котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Концерт барышында авыл халкы үз ишегалдының иң матур бизәлеше өчен акчалата бүләкләнделәр. Кичә мәдәният йорты каршында эшләп килүче сәнгать үзешчәнлеге катнашында, шулай ук Кырбаш авыл клубы мөдире − Н.М.Черненко һәм Саба муниципаль районының «Юнармия» штабы башлыгы Д.М.Вәлиуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Флагы күтәрелү тантанасы чыгышлары белән дәвам итте, «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирүнең Шәмәрдән филиалы, Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы тарафыннан үткәрелде. Шулай ук Казан шәһәреннән чакырылган артистлар – Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Илгиз Шәйхразиев, Ак Барс хоккей клубы дикторы Наил Сәлахов һәм Назлыгул Сөнгатова концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Чара югары дәрәҗәдә узды, «Fire show» утлы шоу һәм 80-нче еллар бәйрәм дискотекасы күрсәтү белән тәмамланды.