28 август көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Казан сөлгесе»-«Казанское полотенце» VIII Халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы узды. Фестивальнең максаты – дөнья халыкларының милли җыр-бию сәнгатен саклау һәм үстерү, халык сәнгатенең югары әхлакый традицияләрен пропагандалау, талантлы башкаручыларның иҗатын хуплау һәм популярлаштыру. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме халык биюе номинациясендә катнашып, «Горский» биюе белән чыгыш ясады. Конкурс нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.