Тематик кичә

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

17 августта Россиядә самовар  көне билгеләп үтелә .  Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннаЯңа Мичән й авыл китапханәсе  мәдәнят йорты белән берлдектә "Самовар куйдым күмерсезисемле " тематик кичә үткәрделәр...Чара барышында самоварның барлыкка килү тарихы,төрләре, төзелеше белән таныштылар. Самоварның туган иле Тула дип санала. Шулай ук самоварның муллык, иминлек, гаилә уңайлылыгы, бәхет символы булып саналуын да белделәр. Чара кунаклары викторина сорауларына актив һәм бердәм җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, мәкальләрне искә төшерделәр. Бәйрәм концерт номерлары белщн аралаштырылып алып барылды.Күргәзмә оештырылды. Чара ахырында самовардан чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International