Ел саен 22 августта Россиядә Россия Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көн хөрмәтенә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә балалар өчен "Россия флагы - хөрмәт һәм билге"мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында катнашучыларга илебезнең символлары турында сөйләдек. Балалар Россия флагы төсләренең мәгънәсе турында белделәр, Россия Федерациясе символлары: герб, флаг һәм гимн белән таныштылар. Шулай ук балалар белән бергә "Россия тәрәзәсе"Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.