“Игенчегә мәдхия”

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

«Туган як» җәмгыятендә дә ашлык җыю тәмамлануга якынлаша. Кыр эшчеләре икмәк җыйганда  , йокы һәм ял белмичә, тулы көч белән эшлиләр. Мондый җәйге, эссе көннәрдә Кече Шинар авыл мәдәният йортының" Рәшә " агитбригадасы үз хезмәт геройларына ярдәм итәргә карар итә һәм "Бай кырларым, сез"тематик программасы белән кыр станына чыга. Игенчеләргә багышлап   такмаклар  әйттек, шулай ук "Игенчеләрне мактап . җырлар яңгырады,. авыр,  хезмәтләре  өчен рәхмәт сүзләре шигъри юллар белән җиткерелде , Авыл хезмәтчәннәре яратып карадылар чыгышны,аларга бары тик уңышлар гына юлдаш булсын авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International