Авылның иң матур һәм игелекле йолаларының берсе-капка янында кичке утырулар. Көтү инде кайткан,хуҗабикәләр һәм яшь киленнәр сыерны савып, йорттагыларны ашатырга өлгергәннәр. Нәкъ шул вакытта, киң агач эскәмияләргә утырып, ак яулыкл әбиләр, бабайлар, хатын-кызлар авыл тормышы турында сөйләшергә җыелалар . Алардан бер адым да читкә тайпылмаган балалар бер-берсе белән мавыгып уйныйлар, бабайларның гыйбрәтле хикәяләрен игътибар белән тыңлыйлар. Бу, әлбәттә, бүген тарих. Халыкның гореф гадәтләре югалмасын өчен, Кече Шинар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре чираттагы тапкыр капка янында кич утыру оештырдылар : "сәлам, күрше!" . Без бик теләп үткәрдек, капка төбендә күңелле утырдык. Уйнадык, биедек, шигырьләр тыңладык, җырлар җырладык.Күршеләргә рәхмәт әйтеп, аларга эшләрендә уңышлар һәм иминлек теләп, без очрашуда катнашучылар белән аерылыштык