"Мирас" фольклор коллективы "Бистәшәле" халыкһөнәренең Республика фестивалендә катнашты. Фестиваль программасында "Бистә ярминкәсе" остаханәлә рярминкәсе, "Иң креативлы шәл", "Иң тиз токымчы" остаханәләрбәйгесе, бәйләү җебе һәм аксессуарлардан ясалганәйберләр коллекциясенең дефилесы, осталарның иҗади очрашулары, мастер-класслар, презентацияләр, Татарстанның һәвәскәр коллективларының чыгышлары узды. Сәхнәдә коллектив "Шәл өмәсе" фольклор йоласын тәкъдим итте, лауреат дипломы белән бүләкләнде