Мингер авылында СССРның халык артисты, күп кенә дәүләт премияләре иясе, театр артисты һәм шушы авылдан чыккан Шәүкәт Биктимиров музее урнашкан. 10 августта Кече Шинар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бу музейга экскурсия оештыралар, балалар һәм өлкәннәр өчен Шәүкәт Биктимеровның тормыш юлы, иҗади уңышлары турында белү, танылган артистның чын әйберләренә кагылу кызыклы була. Аннары скульптор Фәйзрахман Камалда кунакта булдык, музей һәм картиналар галереясе белән таныштык. Катнашучылар файдалы һәм кызыклы вакыт үткәрделәр, канәгать калдылар.-