22 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен РФ Дәүләт флагы көненә багышланган «Флаг России – гордость наша» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Чара бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланды. Балалар флаг, герб һәм гимнның мөһимлеге һәм әһәмияте, аларны белү һәм хөрмәт итү кирәклеге турында белделәр. РФ флагы турында белемнәр үсеп килүче буында патриотик хисләр уятты. Аннары викторина сорауларына керешү булды, аның барышында балалар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә алдылар, туган илебезгә багышланган шигырьләр укыдылар. Ахырда стена газетасы ясалды, аны тантаналы рәвештә РФ флагы көненә багышладылар.