22 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Окна России» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акциянең максаты бәйрәм кәефе бирү, патриотик хисләрне белдерү һәм мәдәни үзәкнең бердәм икәнен булдыру иде. Мәдәният йортының тәрәзәләрен флаглар белән бизәү барлык катнашучыларга һәм үтеп баручыларга патриотик хисләр тудырды. Флаг − безнең дәүләтнең иң төп символларының берсе. Ул Россиянең бердәмлеген, аның башка дәүләтләрдән ирекле булуын аңлата. Бу бөеклек, көч һәм безнең җиңүләр символы булып санала.