16 нчы август көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Помоги собраться в школу» дип исемләнгән хәйрия акциясе узды. Бу чараны кереш сүз белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев А.К. һәм Шәмәрдән «Үсеш» лицее директоры Мөхәммәтов И.Р. ачып җибәрделәр. Хәйрия акциясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, коммерция оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты. Балаларга портфельләр һәм уку өчен кирәк-яраклар тапшырылды. Шулай ук акция бию номерлары һәм җырлар белән аралаштырылып алып барылды. Әниләр һәм әтиләр балаларга яңа уку елына ярдәм күрсәткәннәргә зур рәхмәтләрен белдерделәр. Ә без, үз чиратыбызда, балаларга шулай итеп булышкан һәркемгә дә чын күңелебездән рәхмәтебезне белдерәбез.