“Мин- рәссам” дип исемләнгән тушь белән рәсемнәр ясау буенча мастер - класс

2023 елның 4 августы, җомга

Әгәр дә һәркемнең диярлек рәсем ясарга яратуын белсәк, рәсем остаханәсе универсаль күңел ачу ысулына әверелә. Ул көндәлек ял һәм бәйрәм чараларында төрле яшьтәге катнашучыларны җәлеп итү өчен бик яхшы чара булып тора. Рәсем объектын үз өстенлекләре буенча сайларга мөмкин. Рәсем сәнгате буенча һәр мастер-класс кызыклы гына түгел, файдалы да, чөнки ул кешегә ярдәм итә: күзаллауны киңәйтергә, төсне кабул итүне арттыра һәм фантазияне үстерергә булыша. 3 август көнне Шекше мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе балалар һәм яшүсмерләр өчен тушь белән рәсемнәр ясау буенча мастер - класс үткәрде. Кызлар тушь белән рәсем ясау ысулы барлыкка килү тарихын һәм аның башка өлкәләрдә кулланылуын кызыксынып тыңлыйладылар. Рәсемнәрне буяганда, пумаладан тыш бамбук таякчыклары да кулланылды. Чара ахырында мастер-класста катнашучыларның эшләре кипкән арада китапханәче балаларны балалар бүлмәсенең яңа китаплары белән танышырга чакырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International