Музыкаль ял кичәсе күп кешеләрнең вакытыны күңелле итеп үткәрү өчен бик әйбәт мөмкинлек. 20 июль көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл яшьләре һәм яшүсмерләре өчен «Ромашкалы кич» дип исемләнгән музыкаль-иҗат кичәсе үткәрделәр. Чара программасының беренче өлешендә яшь артистлар Камил Әмиров һәм Инсаф Гыйләҗетдинов гитарада һәм баянда уйнауда үзләренең талантларын күрсәттеләр, иптәшләре белән бергә популяр заманча җырлар җырладылар. Моннан тыш, егетләр музыка кораллары белән ничек кызыксынулары һәм аларның иҗат өлкәсенә нәрсә этәргәне турында сөйләделәр. Шулай ук егетләр һәм кызлар «Ромашка» уенында катнаштылар, анда чәчәк таҗларына язылган биремнәрне үтәделәр. Кичә ахырында катнашучылар барысы да хор белән «Ассоль»җырын җырадылар.