«Мин яратам сине табигать, елның теләсә кайсы вакытында»

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

13 июль конне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә «Мин яратам сине табигать, елның теләсә кайсы вакытында» дип аталган табигатькә экскурсия оештырдылар. Җәй-барысы да, балалар да, олылар да яраткан һәм көткән искиткеч вакыт. Җәйге табигать үзенчәлекле, тәэсирле. Ул чәчәк атуның иң югары ноктасында тора. Бу экскурсиядә табигать белән бер дулкында булдык, табигать бүләкләреннән ләззәтләндек, чөнки табигать кешене ашата. Табигый җиләкләр белән сыйландык, шулай ук борчак басуын очратып анда борчак җыйдык. Балаларга туган киңлекләрдә мондый сәяхәт бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International