Мастер класс"Ромашка-бәйрәмнең символы"

2023 елның 8 июле, шимбә

2023 елның 8 июлендә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»бәйрәменә багышланган Ромашка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Ромашка бу бәйрәмнең символы булып тора. Балаларга иҗат белән шөгыльләнергә — әти-әниләренә бүләк итеп ромашка ясарга тәкъдим ителде. Шулай итеп, карандашлар, кәгазь, кайчы, өстәлдәге клей... Балалар гади материаллардан үз куллары белән ромашка ясарга өйрәнделәр. Балалар бик күп яңа кызыклы мәгълүмат алдылар, бары тик яхшы һәм җылы тәэсирләр генә калды. Ә матур ромашкалар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә авыл бәйрәменең бизәге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International