Участие работников Кильдебякского СДК в Сабантуе г.Казани

2023 елның 24 июне, шимбә

Казанда 24 июньдә төп Республика Сабантуе узды. Иртәдән үк татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән якыннан танышырга мөмкин иде.Бу Сабантуйда Саба районыннан барлык мәдәният хезмәткәрләре катнашты.Сабантуйда бик күп төрле массер-класслар,фольклор коллективлар республика кунакларына хезмәт итте.Шулай ук Килдебәк мәдәният йорты  хезмәткәрләре, китапханәче дә катнашты. Без «Дуслык» фольклор коллективы, республикабыз кунаклары каршында  чыгыш ясадык. Матур жырлар, биюләр мәйданга килүчеләрнең күңелләренә бик ошады.Алар безнең белән җырлап-биеп рәхәтләнеп күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International