Акции «Минута молчания» и «Свеча памяти» в Кильдебякском СДК

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

22 июнь -  Россиядә хәтер һәм кайгы көне. 1941 нче елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4 тә Бөек Ватан сугышы башланып китә.  Хәтер – мәңгелек, диләр. Яу кырында ятып калганнарны искә алып, 22 июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә һәм мәктәп яны лагеренда ял итүче укучылар катнашында обелиск янына җыелдылар. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче дәһшәтле сугышның ничек башланып китүе турында мәгълүмәт бирделәр. Шулай ул Дан ордены кавалеры авылдашыбыз Тимергалиев Корбангали Тимергали улы турында сөйләп уздылар.Балалар үз куллары белән ясаган чәчәкләрен обелиск каршына куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International