Икенче көн бирнә җыю.Төзелеш урамы буенча .4 июнь көнне Яңа Мичән мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән һәм авылдашлар белән бергә милли бәйрәм Сабантуй өчен бирнә җыюны оештырдылар. Халык йоласы буенча, Сабантуй бәйрәменә әзерлек билгеләнгән көнгә берничә атна кала башлана. Бүләкләр җыю йоласы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Сөлгеләр җыю-татарларда Сабантуй алдыннан үткәрелә торган йола. Бу традицияне, безнең авылда, бүгенге көнгә кадәр саклыйлар. Милли кием кигән авылдашлар, яшьләр, җырлар, яхшы теләкләр белән бөтен авыл буйлап бүләкләр җыялар, һәр йортка кереп, иң матур бәйрәмгә чакыралар.