Милли бәйрәм

2023 елның 11 июне, якшәмбе

Сабантуй татар  халкының яраткан бәйрәме – бер үк вакытта борынгы бәйрәм, анда татар халкының матур гореф-гадәтләре, аның җырлары, биюләре, йолалары берләштерелә.11 июньдә Яңа Мичән мәдәният йорты , китапханә "Саба"ҖЧҖ(Мичән филиалы) һәм Мичән авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә татар милли бәйрәме Сабантуй оештырдылар һәм үткәрделәр. Бәйрәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланды. Авыл халкын һәм бәйрәм кунакларын беренче булып Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы сәламләде. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләгәннән соң милли уеннар,конкурслар,балалар һәм өлкәннәр өчен ярышлар башланды.Спорт сөючеләр көрәш буенча ярышларга җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International