Очрашу кичәсе

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Сугыш яшен белми. . Сугыш балаларының язмышлары төрле, әмма аларның барысын да уртак фаҗига, балачакның матур дөньясын югалту берләштерә. Аларның балачагы 1941 елның 22 июнендә өзелә. Сугыш елларында һәр бала үз батырлыгын башкара ачлык һәм куркуга карамастан, балалар укуларын дәвам итәләр, фронтка посылкалар җибәрәләр, кырларда эшлиләр, авыр хезмәт белән Җиңүне якынайталар. Бүген алар бу фаҗигале көннәрнең соңгы шаһитлары.27 июнь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә Сугыш балалары Әлфинур апа Мөхәммәтшина белән очрашу үткәрделәр. Кайнар  чәй артында җылы, дуслык атмосферасында очрашу узды. Кунак балалар белән үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты, тылдагы хезмәт көннәре турында сөйләде, өлкәннәр белән беррәттән кырда ничек эшләве, җиңүгә якынлашу өчен барысын да эшләве турында сөйләде. Яшь буын сугыш, сугыш чоры балаларының язмышы турында күбрәк белергә теләп, күп сораулар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International