Хәтер тактасы кую тантанасы” Алар даны мәңгелек”

2023 елның 23 июне, җомга

Вакыт аяусыз йөгерә. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугышның куркыныч, фаҗигале көннәре бездән тагын да ераграк китә бара. Бу сугыш турында Без Җиңү солдатларының истәлекләреннән, фильмнардан, китаплардан беләбез. Шулай ук һәлак булган сугышчыларга туганнар каберләре һәм обелисклар бар.22 июньдә Чабья-Чурчи авылында ,  мәйданда- Бөек Ватан сугышында илнең азатлыгы өчен гомерләрен биргән авылдашлар хөрмәтенә, обелиск  тантаналы рәвештә ачылды. Тантаналы чараны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р. Н.тантаналы рәвештә ачып җибәрде.Район башлыгының эчтәлекле чыгышыннан соң , шулай ук авылдашлары алдында тантаналы сүз белән авылның имам хатыйбы Арикеев М.абый , Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Р. З. һәм башкалар чыгыш ясады. Обелискны ачуга спонсорлык ярдәмен М.Х. Агләмов күрсәтте. Әтиләр һәм бабайлар истәлеген хөрмәтләргә безнең районның барлык почмакларыннан: балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз килде..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International