Илебез тарихында аерым даталар бар, иң мөһимнәренең берсе – 22 июнь-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар өчен хәтер һәм кайгы көне.Бүген 2023 елның 22 июнендә Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Хәтер кайда,анда күз яшьләре" дип аталган Хәтер сәгате уздырылды..."22 июньдә йорт тәрәзәләрендә һәм хәрби мемориалларда миллионлаган хәтер шәмнәре фашизмны җиңгән халыкларның гомуми кайгысы билгесе генә түгел, ә кешелекнең киләчәге хакына безнең тарихи үткәнебезне бәяләүдә тирән рәхмәт һәм бердәмлек символы булып тора, шуңа күрә «хәтер шәмнәре» Бөтенроссия акциясе дөньяның дистәләгән илләрендә уза.Бу көнне без Ватанны саклаганда һәлак булганнарны, фашистлар тарафыннан җәфаланганнарны, салкыннан һәм ачлыктан үлгәннәрне, 82 ел элек илнең сугыш башлануы турында игълан иткән Левитан тавышын ишетүен генә искә төшерә алабыз.