1941 елның 22 июне - Россия тарихында иң кызганыч даталарның берсе — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр белән бергә сугыш елларында һәлак булган 27 миллион граждан истәлегенә узган «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ахырда хәтерне бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.