Татарларның халык уеннары аларның мәдәнияте белән бәйле. Алар балаларны тәрбияләү ысулы да, кешене гомер буе озата баручы йолаларның мәҗбүри өлеше дә булып тора. Халыкларның мәдәни мирасы елы кысаларында 2023 елның 21 июнендә Яңа Мичән мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган "Кояшкай" ял лагере укучылары өчен "Уйныйбыз да, биибез да"дип аталган фольклор сәгате үткәрделәр. Чара башында китапханәче Ф.Я. Сәйфетдинова балаларны татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары тарихы белән таныштырды, «Уйныйбыз да, биибез да» китап күргәзмәсен тәкъдим итте һәм китапларга күзәтү ясады. Аннары кунаклар фольклор уен сәгатендә катнаштылар һәм татар халык уеннары уйнадылар: "Зәлидә", "Йозек салыш" . Балалар үзләренең әби-бабайларының балачак илендә булдылар, алар борынгы уеннарның төрлелегенә гаҗәпләнделәр, бу күңел ачуларның җылысын һәм шатлыгын тойдылар.