Яшь ир-егетләр тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып армиягә озату тора. Бу чара якын туганнары һәм дуслары белән бәйрәмчә күңел ачу белән үрелеп бара. Бу көнне булачак хәрби хезмәткәргә истәлекле бүләкләр тапшырыла.
21 июнь көнне безнең авылда иң акыллы, тәртипле егетебез Илдарның сөрәне булды. Без дә мәдәният хезмәткәрләре,китапханәче бу чарада катнаштык. Армиягә озату, чыннан да, онытылмаслык булсын өчен, әти-әниләр һәм мәдәният хезмәткәрләре, дуслары аны лаеклы бәйрәм итәргә тырыштылар. Аның өчен саф һавада кичә оештырылды. Кичә уен-көлкеләр, җырлар белән үрелеп барды, Һәркемнең кәефе күтәренке иде.
Барлык авыл халкы Илдарга ныклы сәламәтлек һәм исән-сау хезмәт итеп кайтуын теләделәр.