Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 22 июнь-илебез азатлыгы өчен сугышларда һәлак булган геройларны искә алу көне.
Шул уңайдан, 21 июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә балалар өчен «Тот самый длинный день в году, нам выдал общую беду» - дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр.
Балаларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләре, безнең халыкның немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә нинди югалтулар кичергәне турында сөйләделәр. Чара ахырында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.