2023 елның 14 июнендә Яңа Мичән мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре «Кояшкай» мәктәп яны лагереннан балалар өчен "Башваткыч"интеллектуаль уены оештырды һәм үткәрде Һәрбер яшьтә «баш миен хәрәкәтләндерү» образлы итеп әйткәндә, таныш булмаган сорауларга җавап биргәндә бик файдалы. Шул рәвешле, кеше нинди өлкәдә өйрәнергә кирәклеген аңлый. Безнең кунакларыбыз - "Кояшкай" мәктәп яны лагереннән балалар, бу уенда зур рәхәтлек белән катнаштылар. Балалар сорауларга җавап биреп кенә калмадылар, үз сәләтләрен дә күрсәттеләр. Зал тамашачылары да актив катнашты, алар өчен без дә сораулар һәм бүләкләр әзерләдек.Сорауларга дөрес җавап биргән һәм иң күп балл җыйган 4 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинов Айгиз җиңүче булды һәм супер уен уйнарга карар кылды, анда ул абсолют җиңүче булды.