«Сабантуе - хезмәт туе» дип исемләнгән милли Сабантуй бәйрәме.

2023 елның 12 июне, дүшәмбе

Сабантуй - барлык халыкны бергә җыя торган бәйрәмнәрнең берсе. 11 июньдә Язлы Арташ авыл клубы мөдире Арташ авыл җирлегендә узган Сабантуй милли бәйрәмен оештыруда актив катнашты. Кунакларны һәм авыл халкын Арташ авыл җирлеге башлыгы А.Р. Әгъгләмҗанов котлады. Бәйрәм традициясе буенча майданга чәчү эшләре нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр чакырылды һәм бүләкләнде. Сабантуйның иң күренекле чарасы - милли көрәш. Район мәдәният йортының мәдәният хезмәткәрләре һәм Эдуард Асапов җырлары, «Казан кичләре»ансамбле үзенең матур биюләре белән сөендерде. Кызыклы конкурслар, төрле уеннар булды. Сабантуй һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды, күңел күтәренкелеге бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International