6 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы һәм сәнгать үзешчәнлеге белән берлектә «Яшьлек һәрчак дәшә үзенә» кичке уен үткәрделәр. Чара башында мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары тарихы белән таныштырдылар. Кичә барышында татар халык уеннары тәкъдим ителде: «Наза», «Биш пар», «Түбәтәй», «Кулъяулык», «Гөлбану» һәм башкалар. Уеннар матур җырлар һәм гармун астында биюләр белән үрелеп барды. Кич җылы һәм дуслык атмосферасында узды.