6 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Радуга» мәктәп яны лагеры балалары өчен Россиядә Пушкин көненә багышланган «Волшебство Пушкинской строки» дигән асфальтта рәсемнәр конкурсы үткәрделәр. Чараның максаты-балаларда А.С.Пушкинның иҗади мирасы турында белемнәрне тирәнәйтү, сәнгать белеме дәрәҗәсен арттыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, шулай ук үсеп килүче буынны һәрьяклап эстетик тәрбияләү. Алып баручылар катнашучыларны Александр Сергеевич Пушкинның биографиясе белән таныштырдылар һәм аның әсәрләреннән өзекләрне искә төшерделәр. Аннары балаларга әкият геройларының рәсемнәрен ясарга тәкъдим ителде. Монда алтын балык та, алтын чылбырлы әкияттәге яшел имән дә, имәндәге су анасы да, галим мәче дә чылбыр буйлап йөри иде. Барлык балалар да бу чарада актив катнаштылар.