“Ах,Троица-яшел вакыт ” дип аталган Троицага багышланган чара

2023 елның 4 июне, якшәмбе

Православие бәйрәмнәрен үткәрү, балаларны рус һәм удмурт халкының көнкүреше һәм традицияләре белән таныштыру чаралары әхлакый сыйфатлар формалаштыру чыганагы булып тора. Безнең бистәдә православие традицияләрен хөрмәт итәләр. 4 июньдә Иштуган авылы мәдәният йорты белгечләре “Ах,Троица-яшел вакыт ” дип аталган Троицага багышланган чара үткәрделәр. Борын-борыннан кешеләр урманны сакладылар, ә халык каенны - игелек, мәхәббәт һәм чисталык символы  булганы өчен яратты. Нәкъ менә рус чибәре - каен безнең бәйрәмнең төп герое булды. Бу бәйрәм аша без балаларны Троицаны бәйрәм итү гореф-гадәтләре белән таныштырдык, шул рәвешле рус һәм удмурт  халык мәдәниятенә, аның традицияләренә, бер-беребезгә хөрмәт, анабыз- табигать турында кайгырту  хисләре тәрбияләдек. Бераз бөдрә чәчле чибәр турында сөйләгәннән соң, алып баручылар балаларны "Веночки" да уйнарга чакырдылар. Аннан соң без балалар белән каенны тасмалар белән бизәдек һәм аңа үз теләкләребезне теләдек.Балалар каен  тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Каен агачына  багышланган бәйрәм бик күңелле, тәрбияви рухта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International