Июньнең беренче җәйге ае искиткеч бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән башлана. Бу көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты янында «Балачак илендә» дигән бәйрәме узды. Башта китапханәче балаларны җәйге каникуллар башлану белән котлады һәм аларны күңелле һәм файдалы итеп уздыруларын теләде. Аннары балалар әкият геройлары белән бергә күңел ачу диңгезенә чумдылар. Бәйрәмдә балалар төрле конкурсларда, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Балалар үзләренең эрудицияләрен, зирәклекләрен, энергияләрен, акылларын күрсәтә алдылар. Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган кичә балаларга ошады.